💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐
💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐 Талантлы актриса Айзилә Ленар кызы Галәеваның бүген, 2 сентябрьдә туган көне! Актер үзенә бирелгән барлык рольләргә дә зур теләк, тәвәккәллек белән алына, тырыш хезмәт, ныкышмалылык нәтиҗәсендә аларны шактый зур уңыш белән башкарып чыга. Иҗатташыбызга күтәренке кәеф, бәхет, уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез.