💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐
💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐 Туймазы театры иҗатын әйдәп баручы актерларның берсе, Башкортстанның атказанган артисты Фәндил Әкъсән улы Мөхәммәтдиновны туган көне белән кайнар котлыйбыз. Хөрмәтле Фәндил Әкъсән улы! Сез бар булмышыгыз белән сайлаган һөнәрегезгә бирелеп, гомерегезне театр сәнгатенә багышладыгыз. Олы талант, тирән тормыш һәм сәхнә тәҗрибәсе белән тудырган кабатланмас образларыгыз кадерле мирас булып театр сәнгате тарихына уела. Яраткан эшегез белән дә, ныклы, ышанычлы, күркәм гаиләгез белән дә Сез бик бәхетле кеше. Шушы кадерле дә кыйммәтле дә бәхетегез бөтен гомер юлыгызда Сезне озата килсен!