Ураза бәйрәме һәр йортка шатлык китерсен!
Ураза бәйрәме һәр йортка шатлык китерсен! Хөрмәтле тамашачылар, мөселман кардәшләр! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәбез! Ураза бәйрәме — изге гамәлләр кылып, башкаларга карата миһербанлы, шәфкатьле булып, мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп, догалар укып Ходайдан ярлыкау сорап ураза тотып тазарынудан гыйбарәт булган айның тәмамлануын билгеләп үтү ул. Һәрбарчабызга да Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын! Сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм мул тормыш телибез!