💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐
💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐 ✨Башкортстанның атказанган атристкасы Рәсилә Җәмгытдин кызы Сәлимгәрәеваны күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз! ✨Киңкырлы талант иясе озак еллар дәвамында сайлаган һөнәренә тугры калып, тырыш хезмәт, тормыш тәҗрибәсе белән сәхнә осталыгын чарлап, милли театр сәнгатен искиткеч сәнгати югарылыкта тудырган кабатланмас образлары белән баета. Көчле уены белән тамашачыларны әсир итеп тудырган Дания (“Илгизәр+Вера”, Т.Миңнуллин), Тәңкәбикә (“Ай тотылган төндә”, М.Кәрим), Ана (“Сәер кеше”, Д.Салихов), Гөлниса (“Рәйсә+Фәйзи”, Н.Асанбаев), Гүзәл (“Яшьлек белән очрашу”, Т.Миңнуллин), Екатерина (“Яшь йөрәкләр”, Ф.Бурнаш), Җиһан (“Яучы Җиһан”, Н.Гаитбай), Наста (“Рядовойлар”, А.Дударев), Гүзәлия (“Түтиләр”, А.Коровкин), Өммия (“Әлдермештән Әлмәндәр”, Т.Миңнуллин), Софья Ивановна (“Ул әле үлгәнче”, Н.Птушкина), Фәйрүзә (“Синең өчен үзем үләрмен”, М.Кунафин), Шәрифә (“Тәки очты бит бабай!”, С.Әбүзәров), Кыр (Ч.Айтматовның “Анам кыры” повесте буенча “Тулганай”) һ.б. кебек чагу образлары бихисап тамашачыларның йөрәк түрләренә уелды. ✨Рәсилә Җәмгытдин кызына нык саулык, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге, рухи ихтыяҗын канәгатьләндерерлек рольләр, куанычлы вакыйгаларга бай тормыш телибез! Тулырак: https://vk.ru/wall-17532966_11548