Бүген — күркәм бәйрәм! Районыбызның Ташкичү авылына — 145 ел! — 27 июня 2026 г. в 14:47:22.850
Бүген — күркәм бәйрәм! Районыбызның Ташкичү авылына — 145 ел! Мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче хөрмәтле Ташкичү авылы халкы һәм монда кайткан кадерле кунаклар белән бүген авыл аланына җыелдык. Чара барышында авылның хөрмәтле апа-абыйларын, актив җәмәгатьчеләрен һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннарны, шулай ук МХО зонасында илебезне саклаучы каһарман ир-егетләребезнең якыннарын хөрмәтләдек. Бәйрәмгә кабатланмас моң-җырлары белән райондашыбыз Илзирә дә зур ямь өстәде. Иҗат җимеше — «Ташкичүем» дигән өр-яңа җыры авыл халкы өчен чын бәйрәм бүләге булды. Бүгенге тантананы оештыруга һәм авыл тормышына зур өлеш керткән Рөстәм Мөхтәр улы Гатауллинга олы рәхмәтемне белдерәм. Ул үзе күптәннән бу авылда яшәмәсә дә, туган ягына сукмагын өзми, Мусабай Завод авыл җирлеген дә һәрчак якын күрә. Күңелен биреп, авылдашларына ярдәм итеп яшәве тирән хөрмәткә лаек. Бу игелекле гамәлләре өчен бүген Рөстәм Мөхтәр улына зур горурлык белән «Тукай районының мактаулы гражданины» исемен тапшырдык. Теләк бер - киләчәктә дә Ташкичү авылы халкы шулай бердәм, тату булып яшәсен! Авылларыбыз яшәсен, безнең районыбыз чәчәк атсын!

