Вчерашний день в Тукаевском районе был невероятно насыщенным на праздничные мероприятия... — 12 июля 2026 г. в 12:57:03.217
Вчерашний день в Тукаевском районе был невероятно насыщенным на праздничные мероприятия! Также одним из самых ярких и душевных событий стал День села в деревне Азьмушкино. «Бәйрәмне данлыклы «Риваять» төркеме егете Рамис Габделхәев алып барды. Аның шаяртулары, кызыклы хәлләр сөйләве беркемне дә битараф калдырмады — кунаклар рәхәтләнеп җырладылар да, биеделәр дә, уеннарда да катнаштылар. Виртуоз баянчы егет Реналь, җырчылар Лилия, Миләүшә Фазулзянова үзләренең искиткеч чыгышлары белән бәйрәмгә ямь һәм дәрт өстәделәр. Авыл бәйрәменең төп үзәгендә, һәрвакыттагыча — милли көрәш торды! Биш категориядә барган киеренке бил алышулардан соң, нәкъ менә үзебезнең Әҗмәкәй егете абсолют батыр калды! Авыл бәйрәме бары тик җылы, уңай тәэсирләр һәм күтәренке кәеф калдырды!», - дип хәбәр итә безгә әҗмәкәйлеләр! Алар бәйрәмне оештыручыларга, килгән кунакларга зур рәхмәтләрен җиткерә!👍 #Тукайрайоны #Тукаевскийрайон

