Бер очрашу - үзе бер гомер! — 18 июля 2026 г. в 09:34:11.087
Бер очрашу - үзе бер гомер! «Шушы көннәрдә без - Биклән авылы өлкәннәрен мәдәният йортына дәштеләр. Тарихыбызга кайту, үткәннәрне искә алу кичәсе булды бу матур очрашу. Очрашуга килгән өлкән буыннар арасында 7 дистәгә якын бергә яшәгән матур пар - Нәкыя һәм Рафис Нурмөхәммәтовлар, Маһира һәм Рәвгать Салиховлар, авылыбыз өлкәннәре Саимә Ашрапова, Барый Җиһангиров, Наилә Никитина, Мөнәвир Юнысов, Нәсимә Фәйзуллина, Нәсимә һәм Саимә Гыйльмановалар, ветеран укытучылар Барый Абдуллин, Рәисә Хөсәенова, Нурия Хөснетдинова, авылыбыз имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт, Әнисә абыстай, Рәхил һәм Фәния Мөхәммәтшиналар, Фирия Гарипова һәм дә башка авылдашлар килгән иде. Очрашуны муллабыз корьән уку белән башлап җибәрде. Аннан, мул сыйлы табын алдында утырган өлкән буын кешеләрен авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев сәләмләде, килгән кунакларга, мөхтәрәм өлкәннәргә килгән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кичә матур әңгәмә, җырлар белән үрелеп барды. Килгән һәрбер кунакка сүз бирелеп, күңел төпкелендә яшәгән матур мизгелләрне яңарттык, яшьлекләргә кайтып килдек. Шулкадәр җылы, матур очрашу булды бу, чөнки, бар гомерен мәдәният хезмәтенә биргән авылдашыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рузалия Гәрәева эшләгән вакыттагы кебек килгән һәрбер кунакка зур игътибар, хөрмәт күрсәтелде бу матур чарада. Баксаң өлкән буын мондый очрашуларга бик тә сусаган икән. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, тагы да шулай очрашырга кирәк диеп теләр-теләмәс кенә өйләргә таралыштык», - дип хәбәр итә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә – Рәзинә Сәетгәрәева. Рәзинә ханым һәм чарага килгән авыл өлкәннәре шушы матур очрашуны оештырган авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиевка, мәдәният йортында эшләгән авылдашлары Лилия Сәхбиевага, Римма Каримовага һәм мул табын әзерләүгә өлешен керткән Мөдәфис хәзрәткә һәм дә күчтәнәчләр күтәреп килгән авылдашларга чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр. «Элек гөрләп торган мәдәният учагы сүрелмәсен, тагы да күңелләребезне җылытсын», - дигән теләктә алар. #Тукайрайоны #Тукаевскийрайон

