🌾Игенчеләргә мәдхия!🌾
🌾Игенчеләргә мәдхия!🌾 Туган авылым кырларында миңа, Бар да таныш, бар да сәлам бирә! Сары келәм арыш басулары, Гүя хөрмәт белән башын ия. Башны безгә түгел, әй, башаклар, Иегез Сез тырыш игенчегә! Яздан башлап алар Сезнең янда: Чәчә, игә, суга, тирен түгә! Бар бөртеген ялап алыр иде, Булсын, - диеп, өстәлләрдәге муллык! Чын йөрәге белән җирне сөйгән, Киң күңелле, игенчене зурлыйк! Тукай районы, Биклән авылында яшәүче, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева #Тукаевскийрайон #Тукайрайоны