Җәй - мәшәкатьләр чоры — 15 июня 2026 г. в 20:09:54.326
Җәй - мәшәкатьләр чоры Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, «Әхмәтова Г.Ф.», «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында, җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан» ширкәтендә һәм «Шәрипов Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында булып, терлекчелек тармагындагы эшнең торышы һәм терлек азыгы әзерләү эшенең барышы белән танышты. Бүген район авыл хуҗалыгы предприятияләре 75,1 тонна сөт җитештерә. Бу узган елгы шушы чор күрсәткече белән чагыштырганда 106 % ка күбрәк. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 21.7 килограмм туры килә. Иң күп көнлек савым «Алан» акционерлык җәмгыятендә. Әлеге хуҗалык уңганнары һәр сыердан 30,1 килограмм сөт савып алуга ирешә. Хуҗалыклардагы йөреш турында тулырак «Теләче» газетасыннан укып белә аласыз. Фәнил Гаязов.

