Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Эхо веков в истории ... — 9 июля 2026 г. в 07:34:47.656
Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестиваленең республика этабы булып үтте. Бәйгедә алты гаилә көч сынашты. Бүләкләү тантанасында чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов тәбрикләде. Безнең район данын яклап чыгыш ясаган Гарифовлар (нәсел - тамырлары Айдар, Субаш авылларына барып тоташа) “Хезмәт династиясе” номинациясендә җиңү яулап, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Гөлнара Габдрахманова тарафыннан имзаланган Диплом һәм 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләкләнде.

