"Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында Теләчедә «Кулдагы Кояш» мастер-классы ... — 8 июля 2026 г. в 18:35:12.325
"Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында Теләчедә «Кулдагы Кояш» мастер-классы узды! Чараны «Олимп» яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм «Мәрхәмәтле Теләче» хәрәкәте волонтерлары оештырды. - Бу очрашуны без иң назлы бәйрәмгә — гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышладык. Балалар белән бергә без бу көннең тарихына чумдык, иң мөһиме — кайгырту, ярдәм һәм ныклы гаилә бәйләнешләре турында сөйләштек. Ә аннары иҗатның чын тылсымы башланды – бәйрәмнең иң саф һәм ихлас символын — ап-ак ромашканы ясадык. Һәркем кулдан ясалган кечкенә генә «кояш»ларны эшләп кенә калмады, ул безнең волонтерларның кайгыртуы һәм балаларча елмаюлары белән җылытылды,- ди оештыручылар.

