Перейти к содержимому
Максиметер

Теләченең Сабан туе мәйданчыгында, «Милли кухня традицияләрен торгызу - мәдәни күптөрле...

Теләченең Сабан туе мәйданчыгында, «Милли кухня традицияләрен торгызу - мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» дип исемләнгән республикакүләм гастрофестиваль узды. Чара якташыбыз, РСФСРның Атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин һәм Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, оста пешекче Юныс Әхмәтҗановка багышлап үткәрелде. Районыбызның уңган, булган апалары, яшьләр, балалар үзләрен сынады. Шулай ук Әлмәт, Апас, Сарман, Яшел Үзән, Саба районнарыннан килделәр. Өстәлләрдә милли ризыклардан ниләр генә юк иде. Күпереп, кызарып пешкән ипи, өчпочмак,чәк-чәк, төрледән- төрле пироглар. Төрле милләт вәкилләре уз ризыкларын тәкъдим итеп, чараны тагын да баетты. Катнашучыларга бәяне аш–су остасы, эшмәкәр, “Россиянең иң яхшы аш–су остасы”, “Татарстанның иң уңышлы эшмәкәре”, “Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә ия булган якташыбыз Равилә Шамиловна Шайдуллина җитәкчелегендә мәртәбәле комиисия бирде. Алар арасында ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Фадипович Гаязов, татар милли ризыклары рецептларыннан төзелгән китаплар авторы, "Тәмле булсын" рестораннар челтәре хуҗабикәсе, ТНВ каналында аш- су рубрикаларын алып баручы Резеда Киямовна Хөсәенова, фән эшлеклеләре һәм башкалар бар иде. Һәр катнашучыга олы рәхмәт, алар барысы да җиңүче.

220 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

311 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.