Яшүсмер егетләр туп суга
Яшүсмер егетләр туп суга 15 октябрь көнне “Батыр” спорт комплексында 2012 - 2013 елларда туган яшүсмер егетләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге башланып китте. Анда Кайбыч, Әтнә, Сарман, Алексеевск, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Теләче районнарыннан килгән командалар көч сынаша. Ярышлар 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Теләче районы командасын Иске Җөри, Теләче, Үзәк һәм Шәтке урта мәктәбе укучылары тәшкил итә. Егетләрне ярышларга “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары - Шамил Шәяхмәтов, Әзгам Зәкиев һәм Рәшит Габделхаевлар әзерләде. Тулырак: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/iasusmer-egetlar-tup-suga