Бүген Олы Мәтәскә авылында яшәүче Салихов Габделгазиз Салих улының 90 яшьлек юбилее бу...
Бүген Олы Мәтәскә авылында яшәүче Салихов Габделгазиз Салих улының 90 яшьлек юбилее булып үтте. Габделгазиз аганы котларга Теләче муниципаль районы башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ирек Хадиев һәм Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Шафкат Каримуллин килде. Газиз ага гомере буенча туган колхозында эшләп лаеклы ялга чыкты. Бүгенгесе көндә улы Рафис һәм килене Эльмира тәрбиясендә туган нигезендә матур, тигез тормышта яши. Газиз агага алдагы тормышында да матур, тигез картлык телибез.