Бүген районыбызның авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләдек! 🌾🚜
Бүген районыбызның авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләдек! 🌾🚜 Кырларда һәм терлекчелек тармагында көнне төнгә ялгап хезмәт куйган тырыш хезмәтчәннәребез нәтиҗәсендә өстәлләребездә һәрвакыт икмәк. Быел да игенчеләребез сынатмады: үз бурычларын намус белән үтәп, республикада тулаем җыем буенча алдынгы урыннарны яуладылар. Районыбызның күркәм традицияләрен саклап, фидакарьлек үрнәге күрсәткән терлекчеләргә, игенчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге тантанабызда хезмәт алдынгыларыбызны кунакларыбыз белән бергә котладык. Бәйрәмебезгә килгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Фәнис улы Хурамшинга, Республикабызның агросәнәгать комплексы ветераны Дамир Каюм улы Каюмовка, республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен. Хөрмәтле җир кешеләре, кыр һәм терлекчелек өлкәсе хезмәтчәннәре! Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, хезмәтегездә яңа уңышлар һәм бәрәкәт телим! 🌾