Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген республикада мөһим мәдәни вакыйга — «Татарстан-безнең йорт» Республика этномәдәни...

Бүген республикада мөһим мәдәни вакыйга — «Татарстан-безнең йорт» Республика этномәдәни фестиваленең Гала-концерты узды. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәмнең төп мәйданчыгы Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры булды. Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында узган чарада, Теләче районыннан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин җитәкчелегендә делегация дә бар иде. «Татарстан-безнең йорт» фестиваленең бәйрәм Гала-концерты кысаларында һөнәри артистлар белән беррәттән сайлап алу этаплары җиңүчеләре дә чыгыш ясады. Программаның якты бизәге райондашыбыз Руслан Кабиров чыгышы булгандыр - ул Лауреат исеменә лаек булды⚡️⚡️⚡️ «Халык җыры» номинациясендә «Наз» вокаль ансамбле дә ( җитәкчесе — Әлфия Поташова ) Лауреат дипломы белән бүләкләнде.

78 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

311 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.