Апаска республика балалар омбудсмены эшлекле визит белән килде
Апаска республика балалар омбудсмены эшлекле визит белән килде Апас районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килде. Республика вәкилләре Дәвеш авылында урнашкан «Свияга+» балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә булдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм үзәк җитәкчесе Хәйдәр Булатов каршы алды. Кунаклар үзәктә эшләп килүче “Яшь десантчы” хәрби-патриотик палаткалы лагереның эшчәнлеге белән танышты. Лагерь 22 июньдә үз эшен башлап җибәргән. Биредә хәзер Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш һәм башка районнардан килгән балалар ял итә, хәрби-патриотик әзерлек буенча күнекмәләр уза.