6 нчы май көнне «Татмедиа» бинасында Беренче республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары... — 7 мая 2026 г. в 09:27:27.678
6 нчы май көнне «Татмедиа» бинасында Беренче республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм бүләкләү тантанасы үтте. Татарстан мәктәпләреннән җыелган медиа-командалар белем бирү практикумнарында катнашты, тәҗрибә уртаклашты һәм фестивальнең төп номинацияләрендә үз көчләрен сынады. Җиңүчеләр ике төп номинациядә билгеләнде: «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы». Норма урта гомуми белем мәктәбенең мәктәп медиастудиясе «Татар телендәге мәктәп медиасы» номинациясендә 3 нче урын алды, аларга профессиональ техника һәм истәлекле бүләкләр ташырылды. Җитәкчеләре: Гатауллина Д. М., Марданова Р. Р., Шалаева Г. С.

