Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Сәләхиев Салават Габдулла Тук... — 24 апреля 2026 г. в 15:46:15.591
Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Сәләхиев Салават Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия нәфис сүз бәйгесендә 2 нче урын яулады һәм 23 апрельдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган гала-концертта чыгыш ясады. Конкурсның октябрь аенда узган беренче этабында Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 681 мәктәптән 1 424 укучы катнашкан. Алар район китапханәләре базасында узган. Барлыгы сайлап алу этабы йомгаклары буенча 157 җиңүче ачыкланган. 20-23 апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында конкурсның финалы узды. Финал йомгаклары буенча 5 номинациядә 40 җиңүче ачыкланды. Салаватны һәм аның җитәкчесе Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

