Туган телдә белем бирүче педагоглар арасында үткәрелгән, Татарстан Республикасы террито... — 3 июля 2026 г. в 11:43:21.023
Туган телдә белем бирүче педагоглар арасында үткәрелгән, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен саклап калуны һәм үстерүне күз алдында тоткан проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Бу бәйгенеӊ җиӊүчеләренә 50 меӊ сум күләмендә грант бирелчәк. Исемлектә Балтач районы мәгариф оешмалары укытучылары да бар: Нөнәгәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы, Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Гүзәлия Мөхәммәт кызы, Норма урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Имаева Гөлшат Зөфәр кызы. Укытучыларны зур җиӊүләре белән котлыйбыз, җаваплы хезмәтләрендә уӊышлар телибез!

