24 нче август көнне Балтач үзәк китапханәсендә педагогларның август конференциясе кысал... — 24 августа 2026 г. в 11:22:26.813
24 нче август көнне Балтач үзәк китапханәсендә педагогларның август конференциясе кысаларында «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» темасына татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен киңәшмә узды. Әлеге чара яңа уку елы алдыннан укытуның сыйфатын арттыру, алдынгы тәҗрибәләрне уртаклашу һәм милли тәрбия бирү бурычларын билгеләү максатыннан оештырылды. Киӊәшмә эшендә Балтач районының төп һәм урта гомуми белем мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Киңәшмә район үзәк китапханәсенең эшчәнлеге белән танышудан башланды. Директор Зарипова Резеда Мөдәррис кызы китапханәдәге эш юнәлешләре, ирешелгән уңышлар, биредә тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды. Милли традицияләребезне яңартып, китапханә коллективы көче белән әзерләнгән эчтәлекле һәм милли рухлы чара тәкъдим ителде. Укытучылар китапханә фондындагы яңа методик һәм матур әдәбият үрнәкләре белән дә таныша алдылар. Мәгариф идарәсе методисты Сабирова Фидания Тәбрис кызы, республика күләмендә һәм район җирлегендә милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекне анализлап, алдагы елга максат, бурычларны билгеләде. Ул укытучыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, укучыларны олимпиадаларга һәм фәнни конференцияләргә, бәйгеләргә әзерләү юнәлешендә ирешелгән уңышларны барлады, төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә күзәтү ясады. Район методик берләшмә җитәкчесе Нәкыйпова Лилия Мөнир кызы методик берләшмәнең узган уку елындагы эшчәнлеге белән таныштырды. Оештырылган чараларның югары дәрәжәдә үтүен, методик яктан әзерлекле булуын билгеләп үтте. Балтач муниципаль районы татар теле укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы республика конференциясендә хәбәр ителгән яңалыкларга күзәтү ясап, алдагы уку елына эш юнәлешләрен билгеләде. Үз чыгышында ул укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуын арттыруда заманча технологияләрнең роленә тукталды. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең муниципаль һәм зона туры җиңүчесе, йомгаклау этабы финалисты Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Марина Васильевна “Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив технологиянең отышлы алымнары” темасына методик остаханә тәкъдим итте. Аның бай остаханәсе катнашучыларда кызыксыну уятты. Нөнәгәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы педагоглар өчен булган грантларда катнашу һәм җиңүләр яулау тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул укытучыларны үз көчләрен сынап карарга һәм төрле дәрәҗәдәге проектларда активрак катнашырга чакырды. Киӊәшмә ахырында юбилейларын билгеләп үтүче укытучылар тәбрикләнде. Аларга озак еллар милли мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт куйганнары өчен коллегалары исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерелде.

