🍁🎀Көз белән кулга-кул тотынышып, Белем бәйрәме килеп җитте. Бүген районыбызның барлы... — 1 сентября 2026 г. в 13:52:36.360
🍁🎀Көз белән кулга-кул тотынышып, Белем бәйрәме килеп җитте. Бүген районыбызның барлык белем бирү йортларында тантаналы линейкалар узды. 🌸Бүгенге көннең һәр мизгеле онытылмаслык! Беренче кыңгырау — ул бары тик дәрескә чакыру гына түгел, ә эзләнүләргә, ачышларга, дуслыкка юл башы, тагын бер еллык белем диңгезенә зур сәяхәтнең башлангычы. 🍁Яңа 2026/27 уку елы белән! Укучыларыбызның юллары һәрвакыт уң булсын, җиз кыңгырау тавышы һәр иртәдә белем дөньясына чакырып торсын!

