Управление образования Тукаевского муниципального района РТ
Образование · 25 апреля 2026 г.
Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрендә Тукай рухы, туган тел рухы хөкем сөрә. Чөнки мәктә... — 25 апреля 2026 г. в 20:38:26.677
Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрендә Тукай рухы, туган тел рухы хөкем сөрә. Чөнки мәктәпләрдә Тукай атналыгы уздырыла. Быел ул бөек шагыйребезнең тууына 140 ел тулуга багышлап үткәрелде. Атналык кысаларында мәктәпләрдә шагыйрь иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылды, сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе, Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр конкурсы, “Тукай – безнең күңелләрдә” темасына бердәм дәрес кебек чаралар үтте. Укучылар әлеге чараларда бик теләп катнаштылар. Мондый чаралар дәвамлы булсын, балалар күңелендә туган телебезгә, тарихи мирасыбызга булган мәхәббәт хисләре беркайчан да сүрелмәсен!

