Управление образования Тукаевского муниципального района РТ
Образование · 20 мая 2026 г.
Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексында «Сәйяр» XIII Республика балал... — 20 мая 2026 г. в 16:04:32.824
Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексында «Сәйяр» XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Безнең районнан "Ак каен" балалар бакчасы мөдире Мортазина Эльмира Навадир кызы да әлеге чарада катнашты. "Ак каен" балалар бакчасы коллективы әлеге конкурста 2 урынга лаек булды. Коллективны зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

