Управление образования Тукаевского муниципального района РТ
Образование · 24 июня 2026 г.
Бүген Арча районында "Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр" те... — 24 июня 2026 г. в 14:28:17.693
Бүген Арча районында "Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр" темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы узды. Әлеге чарада Тукай районыннан милли мәгариф өчен җаваплы методист Вильданова Л. Р., татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Умнова Л. И., Күзкәй урта мәктәбе директоры Галиева Л. Ф. катнашты. Утырышның пленар өлеше район Мәдәният йортында узды. Аннан соң Арча шәһәре мәктәпләрендә, балалар бакчаларында методик мәйданчыклар эшләде. Киңәшмә эше Яңа Кырлайдагы Г. Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында төгәлләнде.

