Управление образования Тукаевского муниципального района РТ
Образование · 22 июня 2026 г.
Җәйге яллар күңелле генә дәвам итә. — 22 июня 2026 г. в 04:33:01.361
Җәйге яллар күңелле генә дәвам итә. ☀️Бү көннәрдә Тукай районыннан 12 бала Тубән Кама районында урнашкан палаткалы «Патриот» хәрби-патриотик лагерена ял итәргә китте. 🇷🇺«Патриот» лагеры һәр ел саен Татарстанның төрле районнарыннан йөзләгән баланы ял итәргә кабул итә. Биредә балаларны бай программа көтә: иртәнге зарядка, спорт ярышлары, тактик уеннар, тарихи сәгатьләр, остаханәләр һәм, әлбәттә, табигатьтә яшәүнең барлык кызыклыклары. Палаткаларда яшәү, кыр кухнясы, ут янында җырлар — болар балаларның иң якты хатирәләре булып калачак. Лагерь сменасы 7 көн дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә балалар түгел, ә чын патриотлар булып әйләнеп кайтачаклар, дип ышанабыз. Аларга рәхәт ял, кызыклы яңа ачышлар һәм онытылмас тәэсирләр телибез. Алга, патриотлар!

