Управление образования Тукаевского муниципального района РТ
Образование · 1 сентября 2026 г.
Беренче сыйныф укучылары өчен яңа уку тәртибе билгеләнде — 1 сентября 2026 г. в 18:37:58.079
Беренче сыйныф укучылары өчен яңа уку тәртибе билгеләнде Беренче сыйныф укучыларының атналык уку йөкләнеше 21 академик сәгатьтән артмаска тиеш. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аппараты хәбәр итә, дип яза РИА Новости. Уку елының тәүге ике аенда — сентябрь һәм октябрьдә — беренче сыйныф балалары көненә өчәр дәрес укыячак. Атнага бер көн дүртенче дәрес итеп физкультура үткәрү каралган. Ноябрьдән көндәлек дәресләр саны дүрткә җитәчәк. Атнага бер тапкыр бишенче дәрес — физкультура да булырга мөмкин. Расписание төзегәндә фәннәрнең катлаулылыгы һәм балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алыначак. Беренче сыйныф программасына атнага бер сәгать «Мөһим сөйләшүләр» дәресләре дә кертелә. Шулай ук укучылар «Россия бөркетләре» программасы кысаларындагы чараларда катнашачак.

