Управление образования Тукаевского муниципального района РТ
Госорганы и учреждения · 5 октября 2026 г.
Хөрмәтле, кадерле укытучыларыбыз, остазларыбыз һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Хөрмәтле, кадерле укытучыларыбыз, остазларыбыз һәм педагогик хезмәт ветераннары! Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы бүлеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән гүзәл һәм якты бәйрәм — Укытучылар көне белән котлыйм! Укытучы — ул һөнәр генә түгел, ул зур сабырлык, җан җылысы һәм балаларга карата чиксез мәхәббәт таләп итә торган бөек, изге хезмәт. Сез яшь буынга тирән белем бирү белән бергә, аларның күңеленә игелек, гаделлек, намуслылык һәм туган җиргә мәхәббәт орлыклары саласыз. Бөтендөнья татар конгрессы өчен сезнең фидакарьлегегез бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия. Сез — безнең бай, рухи, милли мирасыбызны саклаучылар. Буыннан-буынга Сез балаларыбызга туган татар телебезгә, мәдәниятебезгә, үткәнебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә карата олы хөрмәт тәрбиялисез. Сезнең зирәклегегез һәм фидакарьлегегез нәтиҗәсендә яшь буын үз халкы, туган ягы тарихы белән горурланырга өйрәнә. Асыл һәм җаваплы хезмәтегез, сабырлыгыгыз, тугрылыгыгыз һәм җан җылыгыз өчен сезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм баш иябез. Сезгә тырыш эшегездә зур уңышлар, какшамас сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм гаилә иминлеге телибез. Оптимизм рухы сезне беркайчан да ташламасын, ә укучыларыгызның казанышлары, рәхмәтле елмаюлары күңелегезгә гел шатлык һәм яңа көч өстәп торсын! Тирән ихтирам һәм иң изге теләкләр белән, Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы бүлеге җитәкчесе, "Гиндукуш" сугышчан дан музее директоры Резеда Рәвис кызы Гарипова
Канал в каталоге Максиметера
840 подписчиков · Госорганы и учреждения