Перейти к содержимому
Максиметер

29.10.2026. 🥇🥇🥇82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасында "Белем хәзинәсе" VI төбәк ...

29.10.2026. 🥇🥇🥇82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасында "Белем хәзинәсе" VI төбәк татар теле олимпиадасы узды. Олимпиадага жюри әгьзасы буларак, Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы - Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстан Язучыларының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты да чакырылган иде. Балаларга бүләк итеп китапларын алып килүе тагын да җылылык өстәде. 🧑‍🧑‍🧒‍🧒Әлеге олимпиаданың беренче турында балалар "Минем шәҗәрәм" дигән тема астында видео- визитка әзерләделәр. Барлыгы катнашкан 65 баладан 30ы икенче турда көч сынашты. Балалар Чаллы, Минзәлә, Алабуга шәһәрләренннән, Тукай районыннан килгәннәр иде. Икенче турда график диктант язу, рәсемнәрдә капма- каршы сүзләрне табу, әкияткә туры килгән атрибутларны табып билгеләү, мәгънәсе буенча артык рәсемнәрне табу кебек биремнәр кәгазь битендә эшләнде. Ә түгәрәк өстәл артында балалар сорауларга җавап биреп, үзләренең ни дәрәҗәдә халык авыз иҗатын, рәсемнәр буенча матур итеп җөмлә төзи белү мөмкинлекләрен күрсәттеләр. 🎉🎊Олимпиадада катнашучы һәр бала төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Иң күп балл җыючы балалар 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннарга лаек булдылар. Безнен «Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызыбыз Гиниятуллина Марьям 🏅lll нче призлы урынны яулады , чын күңелдән котлыйбыз , алга таба уңышлар телибез!!!💝💐💐💐

393 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

842 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.