Гаилә - ин олы таянычыбыз, ышанычлы cыеныр урыныбыз.❤️ Көн-озын донья куып арыган адәм ... — 5 июля 2026 г. в 04:53:29.402
Гаилә - ин олы таянычыбыз, ышанычлы cыеныр урыныбыз.❤️ Көн-озын донья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел жәрәхәтләрен дәвалый. Теләче районы "Гаилә атналыгы" кысаларында уздырылучы чараларын башлап җибәрде. Агымсулардай тиз узучан гомерне парлашып, бер –берсенә терәк булып, кадерен белеп яшәүче гаиләләр чын матурлык булып балкый. "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне уңаеннан үткәрелгән чарада 50 ел бергә парлашып гомер итүче, алтын туйларын билгеләп үтүче парлар катнашты. 🦢🦢🤵👰 hәр гаиләгә район башлыгы котлавы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Чара матур, сый өстәлләр артында матур җыр-моңнар белән үрелеп барды.🎉🎉🎉 #крепкаясемья #татарстансемья #крепкаясемьятатарстан #загстатарстан #загсытатарстана #семьитатарстана

