Апас районы оешуга 96 ел тулу уңаеннан, район мәдәният йортында тантаналы бәйрәм чарасы... — 20 августа 2026 г. в 07:10:44.379
Апас районы оешуга 96 ел тулу уңаеннан, район мәдәният йортында тантаналы бәйрәм чарасы узды. Бирегә 50 ел үрнәк парлы гомер юлы узган гаиләләр чакырылды. Алар сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде, район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән җылы сүзләрен ирештерде. Котлауларга район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина кушылып, иң җылы теләкләрен җиткерделәр.

