💫Өлкәннәр көне уңаеннан, Азнакай ЗАГС бүлегендә бик җылы һәм истәлекле чара узды. Бу к...
💫Өлкәннәр көне уңаеннан, Азнакай ЗАГС бүлегендә бик җылы һәм истәлекле чара узды. Бу көнне бүлеккә үзләренең гомерләрен, хезмәт юлларын нәкъ менә шушы оешмага багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялдагы хезмәткәрләр чакырылды. Бу очрашу — бары тик рәсми чара гына түгел, ә буыннарны тоташтыручы күпер кебек булды. Озак еллар дәвамында кешеләрнең иң бәхетле мизгелләренә шаһит булган, гаиләләр төзелүгә үз өлешләрен керткән ветераннар бүген үзләренең хезмәт елларын сагынып искә алдылар. Очрашу барышында яшь хезмәткәрләр үзләренең өлкән коллегаларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Чөнки алар салган нигез, алар туплаган тәҗрибә — бүгенге көндә дә ЗАГС бүлегенең абруен саклап калырга ярдәм итә. Чәй өстәле артында узган әңгәмәләр, хатирәләр, җылы сүзләр һәркемнең күңелендә якты эз калдырды. Безнең ветераннарыбыз — безнең горурлыгыбыз. Аларның һәркайсы үз чорының тарихын язган кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарыгызның игътибарын телибез!💫 #загскмрт #загсрт #крепкаясемья #татарстансемья #крепкаясемьятатарстан #загстатарстан #загсытатарстана #семьитатарстана