УСХиП МСХиП РТ в Актанышском муниципальном районе РТ
Образование · 19 августа 2026 г.
«Нур Баян исемендәге» хуҗалыкта бөртекле культуралар җыюның беренче этабы тәмамланды — 19 августа 2026 г. в 09:14:48.446
«Нур Баян исемендәге» хуҗалыкта бөртекле культуралар җыюның беренче этабы тәмамланды 19 август көнне 10:15 сәгатькә «Нур Баян исемендәге» хуҗалыкта 1528 гектар мәйданнан 80 мең 678 центнер ашлык җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 52,8 центнер тәшкил итте. Беренче этапны уңышлы тәмамлаган хуҗалык хезмәтчәннәренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм алдагы эшләрендә уңышлар телибез! Хәзер хуҗалык игенчеләре өчен урып-җыюның икенче этабы башлана. Алда — бөртеккә кукуруз һәм көнбагышны җыеп алу. Игенчеләр алдында тагын бер җаваплы чор. Уңышны югалтуларсыз, сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә җыеп алу өчен барлык көч һәм мөмкинлекләр файдаланылачак. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/avyl-khualygy-sulyshy/nur-baian-isemendage-xualykta-bortekle-kulturalarny-yiunyn-berence-etaby-tamamlandy

