Урак өсте якынлаша🌾 — 21 июля 2026 г. в 17:43:16.610
Урак өсте якынлаша🌾 21 июльдә хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән бергәләп, "Кырлай", "Ашытбаш", "Северный","Ватан", "Ташкичү", "Заря" ширкәтләренең басуларын карап үттеләр. Соңыннан район башлыгы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, игеннәрнең торышы яхшы, быел да узган елгы кадәр икмәк җыеп алу мөмкинлеге бар. "Хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде ул. - Атна-ун көннән урак өсте башланыр дип, көтәбез, мул уңышны исән-сау җыеп алырга язсын!" Якындагы көннәрдә калган хуҗалыкларда да игеннәрне кабул итү үткәреләчәк.

