Бүген Арчада Ат көне үтте. Быел ул унберенче тапкыр оештырылды. Унысы Яңа Кырлайда һәм... — 1 августа 2026 г. в 19:06:16.308
Бүген Арчада Ат көне үтте. Быел ул унберенче тапкыр оештырылды. Унысы Яңа Кырлайда һәм быел беренче тапкыр район үзәгендә. Бик зурдан әзерләнгәннәр. Кешенең чиге юк. Уеннар - катнаш кына, бүләкләр мулдан. Мәйданда көрәш бара, читтә атлар ярыша, аударыш ярышы бара, һәм башкалар. Ике сәхнәдә концерт. Үзешчәннәребез һәм чакырылган артистлар чыгыш ясый. Майданда тамашаны Җәвит Шакиров күңелле итеп алып барды. Балалар да, олылар да шау килеп уеннарда катнаша. Уеннар бер-берсен алыштырып кына тора. Мәйдәнның бер башында көрәш барды. Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-at-kone-festivale-utte

