Хөрмәт күпере.
Хөрмәт күпере. «Өлкәннәр декадасы» дәвам итә, шул уңайдан ООО АФ Аю хуҗалыгында көч куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарга бүләкләр әзерләнде. Бүләкләрне ООО АФ Аю җитәкчесе Марсель Әюп улы үзе тапшырды. Марсель Әюп улын һәр җирдә җылы кабул иттеләр. Ул һәрберсенә тукталып, хәлләрен сорашты, һәр сүзгә колак салды. Озаклап хуҗалыкның үткәне, данлы традицияләре һәм, әлбәттә, якты киләчәге турында фикер алыштылар. Олы яшьтәге апалар-абыйлар үзләренең тормыш юлы, яшьлекләре, бүгенге көнгә шатлыклары белән уртаклашты, ә җитәкче аларны сабырлык белән тыңлады. Шундый җылы, эчкерсез очрашулар күбрәк булсын иде! Сау-сәламәт булыгыз, кадерле өлкәннәр! Сезнең белән аралашу — зур бәхет.