🍁🍁🍁«Өлкәннәр декадасы» дәвам итә! ...
🍁🍁🍁«Өлкәннәр декадасы» дәвам итә! ООО СХП «Северный» хуҗалыгы бу көннәрдә үзләренең көчләрен кызганмыйча, гомерләренең иң матур елларын җиргә багышлаган 314 ветеранына истәлекле бүләкләр тапшырды. «Бәйрәм белән, кадерле ветераннарыбыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, кадер-хөрмәттә яшәвегезне телибез!» — диелде котлауда. Өлкәннәр исә мондый игътибар һәм хөрмәт өчен җитәкчелеккә зур рәхмәтләрен белдерделәр.