🌾 Урып-җыю-2026: «Игенче» финишта! 🎉
🌾 Урып-җыю-2026: «Игенче» финишта! 🎉 . 🌽 ООО АФ «Игенче» хуҗалыгы басуларында кукуруз сугу эшләре тәмамланып килә. «Быел да безнең игенчеләр вакытның һәр минутын югалтмыйча, көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәт куйдылар. Нәтиҗәдә — мул уңыш җыеп алынды. Һәркемгә тырыш хезмәте өчен рәхмәтемне җиткерәм», — ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хабибуллин. ✨ Хөрмәтле игенчеләр! Сезне чираттагы хезмәт җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм исәнлек-саулык телибез!