25нче июнь АлмазАгроСила кооперативы терлек сую цехын зурайтып төзеп чыкты.
25нче июнь АлмазАгроСила кооперативы терлек сую цехын зурайтып төзеп чыкты. Бу цехны төзү һәм җиһазландыру өчен АлмазАгроСила кооперативы җитәкчесе Гилязов Алмаз Рәис улы 40 миллион акча тотты,дәүләттән 13 миллион сумга якын ярдәм алды. Чарада район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Курамшин Нияз Фәнис улы, азык - төлек идарәсе җитәкчесе Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы, Балтач башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы катнашты.
49 просмотров