Перейти к содержимому
Максиметер

29 нчы сентябрь көнне көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күр...

29 нчы сентябрь көнне көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белү, соклану хисләре тәрбияләү максатыннан, мәктәп укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре "Яшелчә аланлыгы"на экскурсиягә бардык. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Укытучы апалары ярдәмендә укучылар агачлар, кошлар турында белемнәрен ныгыттылар, аларны кадерләп сакларга кирәклеген төшенделәр. Шул нисбәттән, көзге муллык бәйрәме-"Сөмбелә"не табигатьтә уздыру да бик отышлы булды. Ямь өстенә ямь өстәп, авылдашыбыз Рафис абый Гайнуллин аланлыкны ял итү урынына әйләндергән! Тырышлыгыгыз, хезмәтегез, киң күңелегез өчен зур рәхмәт,Рафис абый! Туган якка хөрмэтнен бер матур өлгесе бу! Укучыларыбыз матур хезмәтне күреп, табигать белән хозурланып күңелле ял итеп, көзге матурлыкны күңелләренә сеңдереп кайттылар. Ниятләгән эшебез менә дигән тәрбия чарасы булды!

108 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

143 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.