Перейти к содержимому
Максиметер

🏛Габдулла Тукай әдәби музееның бакчасында чираттагы матур очрашу кунаклары -Яр Чаллы ш...

🏛Габдулла Тукай әдәби музееның бакчасында чираттагы матур очрашу кунаклары -Яр Чаллы шәһәренең «Ак калфаклы рәссамнар» иҗади төркеме иде. Алар арасында безнең мәктәп китапханәчесе, районыбызның оста чигүчесе Фәрүсә Ринатовна да булуы бик куанычлы. Иҗади төркем күргәзмә, мастер-класслар, иҗади очрашулар ярдәмендә халыкны татар милли мәдәнияте белән таныштыру максатыннан төрле өлкәләргә сәяхәт итәләр. Чарада кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Рәесовна Идрисова, Казан шәһәре “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәхимә Минневәлиевна Арсланова һәм Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев сәламләде Талантлы ак калфаклы рәссамнар музей бинасын рәсемгә төшерделәр, осталык дәресе уздырдылар, моңлы җырлары белән сөендерделәр

141 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

100 подписчиков · Лайфстайл

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.