Кичә Җортыбызда бик матур чара - Татарстан Республикасының халык артисты, асыл карендәш... — 7 мая 2026 г. в 06:30:56.002
Кичә Җортыбызда бик матур чара - Татарстан Республикасының халык артисты, асыл карендәшебез Владимир Васильевның Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан «Поклонимся великим тем годам» дип аталган концерты үтте. Барыбыз да белгән, үзәкләргә үтеп керә торган җырлар яңгырады. Ә данлыклы «День Победы» җырын бөтен тамашачылар аягурә басып, Владимир Васильевка кушылып башкарды👏🏻 Концертта шулай ук катнаштылар: Татарстанның атказанган артистлары Ригина Вәлиева һәм Адель Закиров, Бөтенроссия конкурсы лауреаты Александр Васильев, концертмейстерлар Александр Ферулев һәм Мария Черных. Бу кичнең бизәге булган һәрберсенә рәхмәтебезне белдерәбез💫 📸Фоторепортаж: https://vk.ru/album-196155235_310979648

