Авылыбызда бик тә җор телле, кеше белән матур итеп сөйләшә белүче Кәлимулла абзый бар и... — 1 июня 2026 г. в 17:13:06.860
Авылыбызда бик тә җор телле, кеше белән матур итеп сөйләшә белүче Кәлимулла абзый бар иде. Шулай бервакыт бу кичке якта икенче урамда ялгызы гына яшәп ятучы бер апаның өенә барып, тәрәзәсенә чиртә дә, йомшак кына: “Әлфия, тәмле йоклыйсың киләме? Ишегеңне ачып мине керт әле”, – ди. Тегесе: “Кит, оятсыз, мин болай да тәмле йоклыйм!” – дип, моны куып җибәрә. Хәзер авылда кайбер ир-атлар күңелләренә ошаган берәр хатын-кыз янына баргач, Кәлимулла абзыйча гына әйтеп җибәрәләр икән.Анон.
2 110 просмотров

