Кызлар "прицеп" дигән сүз минем йөрәгемә төшеп калды. Мин балалы хатын өйләнмәгән егетк... — 17 сентября 2026 г. в 10:18:05.689
Кызлар "прицеп" дигән сүз минем йөрәгемә төшеп калды. Мин балалы хатын өйләнмәгән егеткә кияүгә чыктым. Каенана минем улымны беренче көннән үк күрә алмады. "Синең прицеп", "Оялмыйча бер өйләнмәгән егеткә прицеп белән килдең", "Синең прицепны минем улым ашатырга тиешме?" дип кычкыра иде. Аерым яшәсәк тә ишеттерде, кайчак күрешкән араларда да бу сүзне әйтергә өлгерде. Ә ирем улыма берсүз әйтмәде, аны да, үзенекеләрне дә яратты. Үтте гомер кызлар, ничек тә үтте, сүз күтәреп үтте.
4 937 просмотров