Беренче ирем белән 9 ел элек аерылыштык. Бер улыбыз бар. Ирем, улым хакына яшик, уйла т...
Беренче ирем белән 9 ел элек аерылыштык. Бер улыбыз бар. Ирем, улым хакына яшик, уйла тагын, дисә дә риза булмадым. Мин хәзерге иремә гашыйк булып, башым тәмам әйләнгән иде. Ул ялгыз иде. Иремне елатып дигәндәй үземнән аердым. Ирем фатирны миңа калдырды. Улым әтисен бик нык ярата иде. Шуңа күбрәк әтисе белән булды. Ирем өч ел мине көтте, ялынып та карады. Аннары бер кыз белән танышты. Мине яратканын белә идем, шуңа озак йөрмәсләр, дип уйладым. Ирем, мина үч итептер инде, шуңа өйләнде. Зур итеп балконлы йорт салды. Шуңа җаным көя. Без аның белән замок кебек балконлы зур йорт салу турында хыяллана идек. Миңа үч итеп, шушындый йортка икенче хатынын китерде. Бер кызлары бар. Улыбыздан соң кыз табабыз, дип, исем дә уйлап куйган идек. Ул кызына да шул исемне кушты. Бөтен нәрсәне шулай миңа үч итеп эшли. Ирем һаман ярата мине, моны сизәм. Улым да алардан кайтмый. Ә мин хәзерге иремә ачуланам. Минен фатирда яшәп тик ята. Йорт төзергә кирәк, дисәм, нәрсәгә ул, ди. Машинаны яңартырга теләсәм, монысы нигә ошамый, ди. Ә улымнын атасы ике иномарка алмаштырды, иремә чыкканда правасы да булмаган бичәсе дә хәзер иномаркада гына йөри... Хәзер беренче иремне кайтару турында җитди уйлана башладым. Моңа тулысынча хокукым бар, дип уйлыйм, чөнки ул - минен беренче мәхәббәтем, беренче ирем, баламнын атасы.Анонимно
Канал в каталоге Максиметера
4 978 подписчиков · Психология