"Тургай" лагерының 15нче көне "Хокук саклау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре" темасына багыш... — 19 июня 2026 г. в 05:20:17.437
"Тургай" лагерының 15нче көне "Хокук саклау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре" темасына багышланды. Биектау районының "Юл хәрәкәте иминлеге" булеге җитәкчесе Сафиуллина Алсу Рәшит кызы мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләргә әңгәмә һәм велосипед ярышы үткәрде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды, һәр укучыга яктылык кайтаручы предметлар һәм блокнотлар тапшырды. Балалар сабантуй урынын һәм мәктәп яны территориясен чүптән арындырдылар, авыл китапханәсендә "Хокук кагыйдәләре" буенча викторинада катнаштылар. #ямаширмәмәктәбе #cvrtulpar

