– Минем туган көнем дә ике хәзер. Декабрьдә дөнья килгәнмен, яздырулары гыйнварда булга... — 26 июня 2026 г. в 20:09:31.264
– Минем туган көнем дә ике хәзер. Декабрьдә дөнья килгәнмен, яздырулары гыйнварда булган. Иремнекен исәпкә алмаганда, ике фамилиям булган, өч исемем бар икән. Мине дөньяга китергән ана Илона дип атаган, ятимнәр йортындагы документта Айгөл дип теркәгәннәр, әниләрем Альбина дип үзгәрткән. Исемнәр үзгәргән, туган көн ике төрле язылган, теләсәләр дә, мине эзләп табу җиңел булмас иде. Тудырган кешем дә шулай дип әйтте. Мине эзләгән ул. Ни өчен ташлап калдырганмы? Ул моны үзе дә аңлата алмый, – ди язмышы турында фильм төшерерлек Альбина. https://vatantat.tatmedia.ru/news/29-el-elek-anise-taslagan-albina-bersen-iugalttym-ikencesen-taptym-116404

