– Бик озак эзләделәр. Инде мин, беттем, бу чир мине аяктан егар, дигән идем. Кайчагында... — 7 июля 2026 г. в 18:42:35.195
– Бик озак эзләделәр. Инде мин, беттем, бу чир мине аяктан егар, дигән идем. Кайчагында башыма төрле уйлар да килде. Гомерем шулай кыска булыр микәнни, дип тә борчылдым. Әле бит ике баламның игелеген, аларның тулы бәхетенә сөенеп яшисе көннәрне күрәсем килгән иде, – дип сөйли Гөлсинә. –Шөкер, авыруымны эзләп таптылар. Бер бөерем бөтенләй эштән чыккан булган. Эчендә таш, үлекләп беткән. Табиблар, аны алып ташларга кирәк, диделәр. Нык курыктым. Бер бөер белән яшәп булыр дип уйлап та карамаган идем. https://vatantat.ru/news/golsina-gomarova-alar-mina-ikence-kat-gomer-bulak-itte-116647

