🔥 Татарстанда республиканың Электрон мактау тактасы эшли башлады. Хөрмәткә лаек кешелә... — 6 августа 2026 г. в 06:20:13.357
🔥 Татарстанда республиканың Электрон мактау тактасы эшли башлады. Хөрмәткә лаек кешеләр исемлегендә «Ватаным Татарстан» редакциясе хезмәткәре Габделбәр Ризванов та бар. Аның фикеренчә, ветераннар белән бергә яшьләр дә хөрмәткә лаек. Габделбәр Ризванов, «Ватаным Татарстан» (ул вакытта – «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясенә 1971 елда эшкә килә. «Шуннан бирле биредә эшлим. Хезмәт кенәгәмдә дә бер генә эш урыны. Миңа күп кенә редакторлар белән эшләргә туры килде. Шөкер, җитәкчеләр һәрчак хәерхаһлы, кешелекле, коллективыбыз тату булды. Безнең заманнарда күп кеше начар гадәтләргә бәйләнеп, харап булды. Хезмәтемдә ирешкән уңышымның төп сәбәбе начар гадәтләрем булмауга да бәйледер. Әле бүген дә сафта мин», – ди ул.

