Заинская центральная библиотека им. Суббуха Рафикова
Образование · 10 июля 2026 г.
9 июль көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә җирле шагыйрә Т.Ми... — 10 июля 2026 г. в 08:24:46.332
9 июль көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә җирле шагыйрә Т.Миронованың әле шушы көннәрдә генә дөнья күргән «Ходайдан иңгән шигырьләр» китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Очрашуга Татьяна Семеновнаның туганнары, авылдашлары, дуслары һәм әдәбият, сәнгать сөючеләр җыелган иде. Кичә барышында автор үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, китапта үз урынын алган шигырьләргә тукталды, киләчәккә булган хыяллары белән уртаклашты. Китап чыгаруда ярдәм иткән барлык кешеләргә үзенең тирән рәхмәтләрен ирештерде. Кунаклар үз чиратында яңа китап турында фикерләре белән бүлештеләр. Зәй районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе П.И. Минеев, В.А. Атласов, үзәк китапханә директоры С.М. Батршина авторга матур теләкләрен җиткерделәр һәм алга таба да иҗат уңышлары теләделәр. Район мәдәният йортының “Җиләк” ансамбле һәм Марс Гуреев чыгышларын тамашачылар җылы кабул итте. Җыр, шигырь, гармун моңына бай кичә бик матур һәм күңелле узды.

